16 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда быел 76 социаль объект яңартыла
Быел Казанда социаль инфраструктура объектларын яңарту дәвам итәчәк. Төзекләндерү мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә кагыла. Барлыгы 76 социаль объект ремонтланачак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе»дә «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Илья Коротихин сөйләде.
-
Яңалыклар
Әхмәтов: «Дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя билгеләүдә катнашырга тиеш»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә вазгыятьне тотрыкландыру өчен иткә, сөткә бәя билгеләүдә дәүләт тә катнашырга тиеш. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең «Нәтиҗә бар!» форумында әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда бу көннәрдә яңа температура рекордлары куелды
Татарстан башкаласында температура рекордлары куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Министр балаларга төнлә интернетта утыруны закон нигезендә чикләргә тәкъдим итте
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров балигъ булмаганнарга төнлә интернетта утыруны закон нигезендә чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумында әйтте.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Бердәм Россия» халыкның тормышын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя»
«Бердәм Россия» партиясе һәрвакыт халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле зур бурычлар куя һәм илдә барган барлык вакыйгалар өчен җавап бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов партиянең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумында әйтте.
-
Яңалыклар
Лариса Долина миллионнарча сум зыянны каплау таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән
Җырчы Лариса Долина Казаннан Артур Каменецкийга һәм башка җинаятьчеләргә карата 176 миллион сумлык зыянны каплау таләбе белән дәгъва гаризасы тапшырган. Бу хакта «Татар-информ» Мәскәү өлкәсенең гомуми юрисдикциядәге судлары матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Нефть долларлары коткарырмы?
Көнбатыш матбугаты бер-берсен уздырып, Трампның Нетаньяху әмере белән башлаган сугышында әлегә төп җиңүче булып Россия тора дип яза.
-
Яңалыклар
Сау бул, кәгазь «зачетка»: студентлар цифрлы документларга күчә
Cтудентлар электрон документларга күчә. Студент билетлары һәм зачет кенәгәләре хәзер электронга әйләнә. Бу хакта «ТАСС» Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Ураза гаете көнне җәмәгать транспорты иртәнге биштән йөри башлый
Мөселманнарның иң изге ае – рамазан ае сизелми дә узып бара. 20 март көнне ислам динендәге төп бәйрәмнең берсе – Ураза гаете билгеләп үтелә.
-
Яңалыклар
Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы нәтиҗәлелеген раслады»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы илдә яшәүчеләрнең тәгаен проблемаларын хәл итү чарасы булып тора һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең хисап-программа форумында әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда ЮХИДИ машиналарына хокук бозуларны теркәүче яңа комплекслар куйдылар
Татарстанда хокук бозуларны теркәүче яңа комплекслар эшли башлады. Алар белән Юл-патруль хезмәтенең патруль автомобильләре җиһазландырылды, дип хәбәр иттеләр республиканың Дәүләт автоинспекциясендә.
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда МАХ аша кунакханәләргә урнашу сервисы эшли башлаячак
Быел Татарстанда илебезнең МАХ мессенджеры аша кунакханәләргә электрон урнашуны гамәлгә кертү күздә тотыла. Шулай итеп, республика кунакханәләре, кәгазь документларсыз гына, турыдан-туры мобиль кушымта аша отельгә урнашуны тәкъдим итү мөмкинлеге алачак. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Омскида узачак Федераль Сабан туен Түбән Кама делегациясе әзерли
Федераль Сабан туе Омскида беренче тапкыр узачак. Төбәккә Россиянең күп төбәкләреннән, шулай ук Казахстанның чик буе өлкәләреннән делегацияләр килер дип көтелә.
-
Яңалыклар
«Татар теле – халкым теле» бәйгесе дәвам итә
Тиздән «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс-семинарының икенче этабы башланачак. Чара татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен күтәрүне, заманча укыту алымнарын популярлаштыруны күздә тота. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында оештыручылар әлеге чараның ничек узачагы турында сөйләде.
-
Яңалыклар
Тыл хезмәтчәне Миңнеҗан Гомәровны туган көне белән котладылар
Кама Тамагы районыннан Шәпкә авылында яшәүче Миңнеҗан Гомәровка 94 яшь тулды.